Казан яшь тамашачылар театры 89 еллык юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Казан яшь тамашачы театры 89нчы еллыгын билгеләп үтте. Фойеда «Тамашачылар галереясе» күргәзмәсе ачылды, шулай ук театр рәссамнары  Надежда Иванова һәм Артур Миңнуллин ясаган сувенир продукциясе сатыла башлады.

«Казан яшь тамашачылар театры тарихы истәлекле мизгелләргә бай. Тиздән юбилей якынлаша, тамашачыларыбыз безнең белән калсын, яңа тамашачылар килсен иде. Ә алда безне кызыклы, эшкә бай ел көтә: фестивальләр, гастрольләр, күптән көтелгән ремонт эшләр, без моны бик тә көтәбез»,-диде Айгөл Горнышева.

Бәйрәм кичәсе 88 нче театр сезонының «Папамамалогия» премьерасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International