Казанда академик Сахаровка багышланган күргәзмә ачыла

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

3 декабрь сәгать 12.00 Татарстан Республикасы Милли музее «Андрей Дмитрий улы Сахаров – гасыр шәхесе» күргәзмәсен тәкъдим итә.

Күргәзмә күренекле физик, җәмәгать эшлеклесе һәм хокук яклаучының тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылган. Андрей Сахаров – совет физигы-теоретик, СССР Фәннәр Академиясе академигы.

Сахаров архивы күчмә күргәзмәсе ватан һәм чит ил музейлары, архивлар, китапханәләр, халыкара оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм шәхси җыелмалар фондындагы фотосурәтләргә һәм документларга нигезләнә.

Милли музей күчмә проектны экспонатлары белән тулыландырачак.

Күргәзмәне музейга билет алып 2022 елның 11 гыйнварына кадәр күрергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International