Г. Тукай исемендәге филармониядә «Чорлар музыкасы. Романтизм» сериясеннән беренче концерт узачак

2021 елның 26 ноябре, җомга

2021 елның 1 декабре 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә "Чорлар музыкасы. Романтизм»сериясеннән беренче концерт куелачак.

Концертны "Aventure Piano Duo" фортепиано дуэты - Халыкара конкурслар лауреатлары, П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар Виталий Гаврук һәм Ада Горбунова ачачак.

Бу сезонда Филармония тамашачыларны Романтизм чоры белән таныштыра. Беренче бүлектә П.Чайковский, Ф. Мендельсон, С.Франк әсәрләре яңгыраячак, ә икенче бүлектә И.Брамс, А.Дворжак һәм Ф.Лист музыкасы хозурландырачак.

Концерт башланыр алдыннан Татар филармониясенең тамашачылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Светлана Черных «Кешелек тарихы авазларда» дигән темага лекция тәкъдим итәчәк. Башлана 17.40 сәгатьтә.

Концертны "Пушкин картасы" программасы буенча карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International