26 ноябрь Мәскәүдә «Россия Федерациясе оборона өлкәсендә бурычларны хәл иткәндә ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек системасы" VII ведомствоара фәнни-гамәли конференция узачак.
Конференциядә күргәзмә экспозициясе куелачак, бүлекләрнең берсе- "Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел. СССР сәнәгате эвакуациясе" дип аталачак. Анда «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен»проектын тәкъдим итәчәкләр.
Күргәзмә Татарстан АССРның 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлешен күрсәтәчәк.
Бу күчмә проект киләчәктә Татарстан Республикасы мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә дәвам итәчәк.
Проектта Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, Татарстан сәнәгать предприятиеләренең ведомство музейлары, Татарстан Республикасының «Ватан берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы катнашты.
Күргәзмә экспозициясе мобиль стендлардан һәм сәнгатьчә бизәлгән тартмалардан-витриналардан тора. Алар арасында «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ; С. П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе -Туполев филиалы, «Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» АҖ, «Казан оптика – механика заводы» АҖ һәм башкалар бар.