«Хөкүмәт сәгате» кысаларында депутатлар мәдәният министры Ирада Әюпованың «Татарстанда халык сәнгать кәсепләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү турында» дип аталган докладын тыңладылар.
Бүгенге көндә республикада халык кәсепчелеге берничә юнәлештә тәкъдим ителгән: агач һәм металлны сәнгатьчә эшкәртү, балчыктан әвәләү һәм керамика җитештерүе, йон-киез белән эшләү.
«Мәдәният министрлыгы тарафыннан, 2013 елдан алып Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, ә 2021 елдан башлап, республика территориясендә эшчәнлек алып баручы үзмәшгульләргә ел саен халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә иң яхшы проектларны гамәлгә ашыру өчен 5 миллион сумлык грантлар бирелә», - дип хәбәр итте министр.
Республикада халык һөнәрчелегенә ярдәм итү максатыннан 2021 елдан бирле «Ел һөнәрчесе - 2021» конкурсы үткәрелә. Егерме ике остага 20 - 50 мең сум күләмендә премия бирелде.
Моннан тыш, мәдәният министры, сәнгать кәсепчелеген алга сөрү максатыннан, республика тарафыннан эчке туризмны үстерү буенча актив эш алып барыла, дип сөйләде.
Мәдәният министрлыгы мәгълүматын тыңлап фикер алышудан соң депутатлар тәкъдим ителгән мәгълүматны игътибарга алдылар һәм карар проектын хупладылар.
Бүген ТР Дәүләт Советы фойесында халык сәнгать һөнәрләре осталары эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды.