24 ноябрь Татарстан Республикасы Милли музеенда 1964-1983 елларда ТАССР Югары Советы Президиумын җитәкләгән Салих Батыевның тууына 110 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, вице-спикер Марат Әхмәтов, вице-спикер Юрий Камалтынов, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һ. б. катнашты.
"Ул 36 ел буе партия һәм комсомол органнары белән җитәкчелек итте, - диде ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. - Проблемаларны тирәннән өйрәнеп, дөрес карар кабул итүче шәхес. Безгә, яшьләргә, ул тормыш сабаклары бирде".
Күргәзмә экспонатлары арасында-аның дәүләт бүләкләре: Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почет билгесе» орденнары, медальләр. 1970 елны Мәскәүдән килгән Хөкүмәт телеграммасы.
Салих Батыевның ТАССР үсеше, аның сәяси төзелеше темасына язылган китаплары тәкъдим ителде. «Ул хокук һәм икътисад белгече иде. Казан университетының гыйльми советы әгъзасы булды", - дип искә төшерде академик Индус Таһиров.
Күргәзмәдә Салих Батыевның 1964 елда Татарстанда визит вакытында СССР лидеры Никита Хрущев белән бергә сурәтләнгән фотосы да бар. Шул ук вакыйганы ТР Дәүләт архивыннан кинохроника кадрлары да искә төшерә. Кунаклар өчен бу яшьлек хатирәсе булды: истәлекне караганда Фәрит Хәйрулла улы Хрущевның Башкортстанга китүен, комсомоллар аны аягүрә озата баруларын сөйләде.