Мәдәният өлкәсендә журналистлар өчен В.Ю.Матвеев исемендәге һөнәри осталык конкурсы Дәүләт Эрмитажы, Владимир Потанин Хәйрия фонды һәм Екатеринбург сынлы сәнгать музее тарафыннан гамәлгә куелган.
Конкурс Урал, Идел буе, Себер һәм Ерак Көнчыгышның 49 шәһәрен үз эченә ала. Нәкъ менә шушы төбәкләрдә – Екатеринбург, Казан, Омск, Владивостокта – ел саен конкурсны оештыруда катнашучы Эрмитажның иң актив үзәкләре урнашкан.
Номинацияләр:
– Блогның иң яхшы материалы
– Иң яхшы интервью
– Иң яхшы статья
– Мәдәният турында иң яхшы радиотапшыру
– Мәдәният турында иң яхшы телесюжет һәм телепрограмма
– Иң яхшы фоторепортаж
Конкурста җиңүчеләр төбәкара һөнәри берләшмәдә элемтәләрен киңәйтү һәм Санкт-Петербургта махсус программада катнашып, хезмәттәшләренең эшләре белән танышу мөмкинлеген ала.
Конкурста җиңүчеләргә, шулай ук, һөнәри үсеш мөстәкыйль индивидуаль программасы буенча уку һәм һөнәри җиһазлар сатып алу өчен грант ярдәме биреләчәк. Акчалата ярдәмнең максималь күләме 300 000 сум тәшкил итә.
Конкурста 2020 елның 23 сентябреннән 2021 елның 22 сентябренә кадәр телевидение һәм радио аша тапшырылган, матбугат басмаларында дөнья күргән журналистик материаллар һәм язмалар/сюжетлар/ видеоблоглар авторлары катнаша ала.
Гаризалар 20 декабрьгә кадәр кабул ителә.
Конкурсның анонсы: https://fondpotanin.ru/press/news/otkryt-priem-zayavok-na-uchastie-v-vi-mezhregionalnom-konkurse-dlya-zhurnalistov-v-sfere-kultury/
Конкурс турында мәгълүмат һәм документлар: https://fondpotanin.ru/competitions/iskusnyy-glagol/
Конкурсның Телеграм-каналы: https://t.me/iskusnyy_glagol
Идел буе кластеры координаторы - Казан Кремле музей-тыюлыгының «Эрмитаж-Казань» үзәге». E-mail: hermitage-kazan@mail.ru