20 ноябрь 20:30 сәг. һәм 21 ноябрь 19:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачылар театрында Евгений Шварц пьесасы буенча куелган «Шәүлә» спектакленең премьерасы булачак.
Бу спектакль театр репертуарына «125» режиссерлык лабораториясе нәтиҗәләре буенча беренче булып керәчәк.
Спектакльдә ТР халык артисты Михаил Меркушин, ТР атказанган артистлары Павел Шустов һәм Алексей Зильбер, артистлар Виталий Дмитриев, Полина Малых, Ярослав Кац һәм Дарья Бакшеева уйный.
Спектакль 18 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен театрның көзгеләр залында күрсәтеләчәк. Керү өчен QR-код кирәк булачак.
Билетлар: https://bit.ly/3FfbIyZ