5 июньдә 18 сәгатьтә Төрки халыкларның IX «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале кысаларында В. Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театрының Кече залында «Читиген» Хакасс драма һәм этник музыка театры «Остров Небесных Сетей» («Күк челтәрләре утравы») исемле спектакль күрсәтәчәк. Спектакльне сәхнәгә куючы-режиссер Калмыкиянең Атказанган сәнгать эшлеклесе Баатр Колаев, рәссамы – Олег Абрамов, көй язучы – Олег Чебодаев. Пьесаны рус теленә Вера Маркова, калмык теленә Хакасия Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Котожековлар тәрҗемә иткән. «Остров Небесных Сетей» («Күк Челтәрләре Утравы») – япон язучысы, драматургы Тикамацу Мондзаэмонның «Самоубийство влюбленных на Острове Небесных Сетей» («Күк Челтәрләре Утравында гашыйкларның үз-үзенә кул салуы») поэтик драмасын сәхнәләштерү ул.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте