Мәдәният министрлыгы үзенең рәсми сайтында мәдәниятне үстерү стратегиясенә, аны үстерүнең концептуаль мәсьәләләренә багышланган күзәтү-аналитик мәкаләләр сериясен бастыра башлый.
Бүген «Алмаш» заманча мәдәният үзәгендә «Казанда күргәзмә була бугай» дигән экспозиция ачылды.
Казанның 22 яшь рәссамы һәм музыканты дөньяга һәм заманча сәнгатькә үз карашларын белдерәләр, бер мәйданчыкта берьюлы берничә сәнгать төре тәкъдим ителә. Проектта 17 рәссам һәм 5 музыкант катнаша, һәркайсы хәзерге заман Казан мәдәнияте образына үз өлешен кертә. Аларның үз бэкграунды (кемдер Мәскәүдә сәнгать фәнен укыта, кемдер Европаның иң зур техно-фестивальләрендә чыгыш ясый) һәм һәркайсы төрле профессиональ тәҗрибәгә ия (кем өчендер «Алмаш» күргәзмәсе дебют булып тора), алар төрле медиа белән эшли, рәсемнән һәм фотографиядән саунд-арт, инсталляциягә кадәр иҗат итә, алар төрле шәһәрләрдә яшиләр, ләкин аларны бер үк максат – иҗат итү теләге берләштерә.
Күргәзмәдә Зөлфия Алиева, Алиса Гулканян, Стася Ибрагим, Надя Кимельяр, Ваня Лимб, Фокс Малдер, Анастасия Морозова, Аврора Родина, Зөһрә Сәлахова, Алиса Сафина, Дарья Скрипаль, Дима Смородин, Иван Урбан, Саша Шардак, ПТУ, Ellina Gennadievna, Zakary Tuktarov, Hermitart, Klotho & Innapau, Kobw, NEJI201 катнаша.
— Күргәзмә берничә ай дәвам итәчәк, ә киләсе елда ул бөтен шәһәр буенча, берничә мәйданчыкка таралачак. Биредә бүген сез Казанның яшь рәссамнары эшләгән барлык форматларны — рәсем сәнгате, графика, коллаж, фотография, саундны күрә һәм ишетә аласыз. Әгәр кеше беренче тапкыр заманча мәдәният белән очрашса, ул сәнгать формаларының тулы панорамасын күрә алачак,-дип сөйләде “Алмаш”ның арт-директоры Кирилл Маевский.
Күргәзмәдә шәһәр рәссамнары хезмәтләренең бер өлеше генә тәкъдим ителгән, Маевский сүзләренә караганда, әлегә кадр артында калганнары да байтак, әмма проект үсәчәк һәм артачак. Экспозиция-бу юнәлештә беренче адым. "Алмаш" Казан рәссамнарын алга этәрү белән дә, аларны Россия һәм дөнья сәнгать контекстына интеграцияләү белән дә шөгыльләнергә планлаштыра. Бүгенге күргәзмәдә катнашучы рәсамнарның яше – 35 яшькә кадәрге яшьләр.
Күргәзмә башлыгы Bespoke Architects студиясе җитәкчесе Элина Сәфәрова идеянең Казанда хәзерге вакытта бик күп талантлы рәссамнарның яшәвенә һәм эшләвенә бәйле булуын белдерде.
Проект Bespoke Architects архитектура студиясе һәм “Алмаш” белән берлектә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм «Тере шәһәр» («Живой город») фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Күргәзмә 2022 елның 9 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.