Санкт-Петербургта Татар мәдәни үзәге эшли башлады

2021 елның 12 ноябре, җомга

Санкт-Петербургның Чайковский урамында Татар мәдәни үзәге эшли башлады. Күптән көтелгән вакыйга Санкт-Петербург шәһәре һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән булдырылды.

2020 елда Санкт-Петербург Хөкүмәте тарафыннан милли-мәдәни үзәк оештыру өчен шәһәр үзәгендә бина бүлеп бирелгән иде. Үз чиратында, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәм күрсәтте һәм әлеге бинаны реставрацияләү һәм төзекләндерү эшләрен башкару өчен акча бүлеп бирде.

Үзәктә эшчәнлек берничә юнәлеш буенча оештырылган. Татар документаль һәм нәфис фильмнарын күрсәтү өчен заманча мультимедиа җайланмалары белән җиһазландырылган зал әзерләнгән. Тавыш яздыру студиясе эшли башлады, китапханә фондын формалаштыру эше бара.

Татар фольклор ансамбльләре өчен универсаль вокал-хор һәм хореография залы булдырылган, анда репетицияләр үткәрергә һәм чыгышларга әзерләнә алачаклар. Шулай ук бу бинада концертлар һәм театральләштерелгән чыгышлар да оештырырга мөмкин.

Киңәшмәләр, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр һәм утырышлар үткәрү өчен бүлмәләр җиһазландырылган. Үзәктә милли-мәдәни чаралар һәм белем бирү чараларын оештыру өчен кирәк булган бөтен нәрсә  рациональ урнаштырылган.

Кичә үзәктә беренче чара – «Акчарлак» татар ансамбле өчен татар милли костюмнарын тапшыру тантанасы булды, аны Бөтендөнья татар конгрессы тапшырды.

Чарада Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркаев, ТНКА Рәисе урынбасары Шамил Алюшев, төзекләндерү-реставрация эшләрендә катнашкан меценат һәм иганәчеләр катнашты.

 

Татар мәдәни үзәге шәһәр һәм өлкәнең барлык татарларын берләштерүче мәйданчыкка әверелер, татар телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен өйрәнүгә һәм популярлаштыруда ярдәм итәр, татар яшьләре өчен яңа кызыклы проектларны гамәлгә ашыруда яхшы башлангыч мәйданчык булыр дип өметләнәбез.

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларын үзәк эшенә актив кушылырга чакырабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International