Бүген Арча районының Яңа Кырлай авылында Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы җитәкчелеге һәм Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы дирекциясе вәкилләре катнашында эшлекле киңәшмә узды.
Мәдәният министры Ирада Әюпова, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев һәм мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Татарстанның әйдәп баручы музей вәкилләре белән музей фондларының реэкспозиция мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Реэкспозиция һәм музейны яңарту 2022 елга планлаштырылган.
Әлеге мәсьәләне 2021 елның 26 апрелендә Кырлай авылында татар иҗади интеллигенциясе белән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күтәргән иде. Шул ук көнне, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, мәдәният эшлеклеләре һәм җәмәгатьчелек катнашында милли шигърият бәйрәме дә узды.
"Безнең бурыч- татар халкы тарихын һәм бөек шагыйрь яшәгән чорны торгызу. Яңартылган музей тарихи фактлар турында сөйләүдән тыш, уңай эмоцияләр дә бүләк итәргә тиеш",- диде Татарстан Республикасы мәдәният министры.
Музейның реэкспозициясе турында тулырак мәгълүмат соңрак хәбәр ителәчәк.