Татарстанда Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» картинасы прокатка чыга

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

18 ноябрь Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе, кинорежиссер Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» картинасы күрсәтелә башлый. Фильм Казанда узган мөселман киносы кинофестивалендә тамашачылар хөрмәтен яулаган һәм Татарстан Президентының «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» 500 мең сум күләмендә акчала бүләккә лаек булган.

 

«Исәнмесез?» фильмын күрсәтә башлау алдыннан 16 ноябрьдә сәг.11:00 «Татмедиа» агентлыгында матбугат конференциясе узачак. Анда кинорежиссер

Илдар  Ягъфәров, сценарий авторы Мансур Гыйләҗев, төп рольләрнең берсен башкаручы Зөлфия Вәлиева һәм «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова катнашачак.

Фильм 1 сәгать 54 минут дәвам итә, 16+.


Элегрәк Ягъфәровның картинасын Казан мөселман киносы фестивалендә  сайлап алу комиссиясе рәисе, кино белгече һәм тәнкыйтьчесе Гөлнара Әбикеева (Казахстан) югары бәяләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International