Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ - 2022» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнүгә бер айдан азрак вакыт калып бара

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе икенче тапкыр үткәрелә. Бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра.

Бәйгедә катнашучылар кабат шигырьләр, мәсәлләр һәм проза укуда осталык сынашачак. Әдәби жанрны сәхнәдә башкару осталыгын сынап карарга теләүчеләрдән гаризалар 2021 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә. Быелгысы елдан башлап «ТАТАR СҮЗЕ» бәйгесендә «Автор-башкаручы» һәм «Шигъри гаилә» дигән ике яңа категория барлыкка килде. «Автор-башкаручы» номинациясенә сәхнәдән үз әсәрләрен укырга әзер һәвәскәр шагыйрьләр чакырыла. Монда беренче чиратта әсәрләрнең эчтәлеге, тамашачыга җиткерү тәэсире һәм башкару осталыгы бәяләнәчәк.«Шигъри гаилә» номинациясе исә балаларның әти-әниләре, әби-бабалары белән берлектә  яки бер гаиләдән берничә баланың чыгыш ясавын күз алдында тота. Барлык номинацияләрдә дә катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Жюри хөкеменә бәйге өчен махсус эшләнгән видеоязмалар  кабул ителә. Видеоязманыңхронометражы 5 минуттан артмаска тиеш.Жюри актерлык осталыгына, дикциягә, костюмга, реквизитка, музыкаль бизәлешкә бәя бирәчәк.

2021 елның 15 декабренә кадәр видеоязма форматындагы конкурс эшләренtatarsuze@tatfil.ru электрон адресына яки WhatsApp мессенджерыннан +7 (919) 690-04-22 номерынаҗибәрергә кирәк. Бәйге турындагы тулырак мәгълүмат беләнwww.tatfil.ru сайтындатанышырга мөмкин.

Эшләрне бәяләү 2022 елның 10 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Бәйге  нәтиҗәләре 2022 елның 21 февралендә Халыкара туган тел көнендә филармониядә узачак Гала-концертта игълан ителәчәк.

Бәйге татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәнү, татар телен һәм мәдәниятен үстерү, татар халкының бай тарихи-мәдәни казанышы буларак, татар классик әдәбиятын пропагандалау, халык арасыннанталантлы нәфис сүз осталарын барлау һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен үстеререгә ярдәм итү максатларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International