Хөрмәтле журналистлар! Иртәгә 11 ноябрь 13.00 сәгатьтә "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчеләре һәм солистлары катнашында матбугат конференциясе булачак.
Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан игълан ителгән Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында коллектив республика районнары һәм авылларында 90 концерт куйды. Бу ансамбль тарихында иң югары сан.
Моннан тыш, Россия Федерациясе мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы һәм «Без – Россия» Федераль проекты нигезендә артистлар РФ төбәкләрендә зур 12 концерт бирделәр.
Игътибар!
Матбугат конференциясе кысаларында ансамбль солистлары агымдагы елның премьерасыннан өзек күрсәтәчәкләр.
Матбугат конференциясендә журналистларга ансамбльнең 15 ноябрьдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узачак концертына чакыру билетлары тапшырылачак.
Спикерлар:
- ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Леонид улы Жуков;
- ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айрат Ринат улы Хәмитов;
- баш хормейстер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Нияз Рафис улы Гәрәев.
Хәбәрчеләр өчен элемтә: Руслан Шигабетдинов, +79272400017.