Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы быел су юлы аша 62 теплоходта килгән 15 мең туристны кабул итте.
Чистайда елга навигациясе 10 майда ачылган иде. Ул көнне Чистай дәүләт музей-тыюлыгы беренче ике теплоходны каршы алды. Кунаклар шәһәргә Пермьнән «Михаил Кутузов» һәм Түбән Новгородтан «Иван Кулибин» өч палубалы судноларда килделәр.
Чистайга килгән барлык туристлар өчен өч сәгатьлек экскурсия программасы оештырылган. "Нигездә, бу-музейларда һәм шәһәр буенча күзәтү экскурсияләре. Кунаклар Пастернак музеенда, шәһәр тарихы музеенда, музей-сувенир салонында һәм башка урыннарда булдылар», — дип сөйләде музей директоры Александр Печенкин.
Су юлы белән килгән сәяхәтчеләр өчен 2022 елда яңа экскурсия маршрутлары әзерләнә. Александр Печенкин сүзләренә караганда, туристлар өчен яңа һәм шәһәр, музейлар буенча тарихи маршрутларга төп игътибар биреләчәк.