«Алмаш»та Казанның 22 рәссамы һәм музыканты күргәзмәсе ачыла

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

13 ноябрь «Алмаш» хәзерге заман мәдәният үзәгендә «Казанда күргәзмә була бугай» дип исемләнгән төркем күргәзмәсе ачыла.

 «Казанда күргәзмә була бугай», — дип 1915 елда Казан сәнгать мәктәбенең ирекле тыңлаучысы Александр Родченко сөйгәне Варвара Степановага яза. Локаль сәнгать сәхнәсенең яшь вәкилләре күргәзмәсе быел шулай исемләнде.

Проектта 17 рәссам һәм 5 музыкант катнашачак, аларның һәркайсы хәзерге заман Казан мәдәнияте образына үз өлешен кертә. Аларның һәркайсының үз бэкграунды (кемдер Мәскәүдә сәнгать фәнен укыта, кемдер Европаның иң зур техно-фестивальләрендә чыгыш ясый) һәм һәркайсы төрле профессиональ тәҗрибәгә ия (кем өчендер «Алмаш» күргәзмәсе дебют булып тора), алар төрле медиа белән эшли, рәсемнән һәм фотографиядән саунд-арт, инсталляциягә кадәр иҗат итә, алар төрле шәһәрләрдә яшиләр, ләкин аларны бер үк максат һәм Казан берләштерә.

Күргәзмәдә Зөлфия Алиева, Алиса Гулканян, Стася Ибрагим, Надя Кимельяр, Ваня Лимб, Фокс Малдер, Анастасия Морозова, Аврора Родина, Зөһрә Сәлахова, Алиса Сафина, Дарья Скрипаль, Дима Смородин, Иван Урбан, Саша Шардак, ПТУ, Ellina Gennadievna, Zakary Tuktarov, Hermitart, Klotho & Innapau, Kobw, NEJI201 катнаша. 

Проект Bespoke Architects архитектура студиясе һәм “Алмаш” белән берлектә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм «Тере шәһәр» («Живой город») фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International