12 ноябрь С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында LaPrimavera камера оркестры Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан Зур сюита тәкъдим итә. Оркестр аны сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов инициативасы белән яздырган. Ул сюитаның концерт редакциясен эшләгән. Тавыш өстендә Казанның танылган тавыш режиссеры Игорь Сиденко эшләгән.
Сюита язмасы беренче татар балеты оешуга 80 ел тулуга багышланган.
Флеш-карта 500 данә тираж белән нәшер ителгән, аны бушлай Татарстанның балалар музыка мәктәпләренә, көллиятләргә һәм югары уку йортларына тапшыралар.
Диск шулай ук «Татарстан» ДТРК һәм ТНВ фондларына да биреләчәк. Язманың цифрлы варианты оркестрның сайтында урнаштырылган. Сайтта шулай ук «Зур сюита»ның партитурасы да урнаштырылачак һәм буйшлай карау өчен ачык булачак.
Бүгенге көнгә кадәр «Шүрәле» балетыннан өзекләр «Мелодия» фирмасының грампластинкаларында бердәнбер язма иде. Ул 1970 елда Фоат Мәнсуров җитәкчелегендәге Зур театр оркестры тарафыннан яздырылган.
Концертта сюита Альбина Әпсәләмованың шигырьләре астында яңгыраячак. Концертта тагын бер кунак-Новосибирск шәһәреннән пианинода Дания Хәйбуллина чыгыш ясаячак.
«Зур сюита» шулай ук 10 ноябрь Әлмәттә дә тәкъдир ителәчәк. Фәрит Яруллинның «Шурале» балетыннан «Зур сюита»ны яздырыр өчен LaPrimavera Казан камера оркестрына грантны «Татнефть» ЯАҖ хәйрия фонды бүлеп биргән.
Оркестрның YouTube-каналында концертларның онлайн-трансляциясе күрсәтеләчәк.