Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында М.Сәлимҗанов премиясе лауреатларын сайладылар

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында Республика театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияне бирү буенча конкурс комиссиясе утырышы узды.

Конкурс комиссиясе составына Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләре керде. Комиссия әгъзалары премиягә дәгъва кылучылар турында мәгълүмат тыңладылар һәм һәр номинант хакында үз фикерләрен белдерделәр. Ачык тавыш бирү барышында конкурсның финалистлары билгеләнде.

Премияне тапшыру тантанасы 7 ноябрьдә булачак.

Белешмә

Республика театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия Татарстан Республикасының һөнәри театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән иҗат коллективларына һәм иҗат хезмәткәрләренә бирелә. Премия өч җиңүчегә тапшырыла. Һәр премия махсус приз, мактаулы диплом һәм 200 мең сум күләмендә акчалата бүләктән тора. Татарстан Республикасы һөнәри театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән иҗади коллективлар һәм иҗади хезмәткәрләр премия алуга дәгъва кыла ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International