2021 елның 4 ноябрендә 14.00 сәгатьтә “Сәйдәш” мәдәният үзәге мәйданчыгында “Безнең йортыбыз-Татарстан" республика этномәдәни фестиваленең Гала – концерты узачак.
Концерт Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган.
Турыдан-туры трансляция ТНВ һәм «ТНВ-планета» телеканалларында, ТНВ ютуб-каналында, «Татарстан Республикасы» (https://vk.com/nashtatarstan) һәм «Халыклар дуслыгы Йорты» (https://vk.com/domdruzhbytat) аккаунтларында, Вконтакте социаль челтәрендә күрсәтеләчәк.
Бәйрәм онлайн-концерты программасында "Россия! Син бер генә! вокал – хореография тамашасын Татарстан Республикасының атказанган артистлары Мария Семенова һәм Роман Плеханов, И.Крутой исемендәге популяр музыка академиясенең «Идел буе» хоры, Татарстан Республикасының «Шарм» балалар эстрада хоры һәм Дмитрий Железновның малайлар капелласы тәкъдим итәчәк.
«Сәйдәш» мәдәният үзәге сәхнәсендә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан» ансамбле, Керәшен «Бермәнчек» ансамбле, Яр Чаллыдан «Болгарлар» һәм «Татарстан» бию ансамбльләре, «Рус җыры» хоры, «Вагуда» ансамбле, «Салават купере» бию ансамбле иҗат коллективлары, "Безнең йортыбыз-Татарстан» Республика этно-мәдәни фестивале лауреатлары чыгыш ясаячак.
Концерт программасында Татарстан Республикасының атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов һәм «Версия» вокал ансамбле чыгышлары каралган.
Илгиз Шәйхразиев һәм Ислам Вәлиев, «Zakariya» фолк-төркеме, «Шану» төркеме, «Яңа буын» ансамбле башкаруындагы халык көйләренең заманча яңгырашы тәкъдим ителәчәк.
«Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивале 2012 елдан бирле Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи багланышын ныгыту максатыннан үткәрелә. 2014 елдан фестивальнең гала-концерты 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне кысаларында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында уздырыла.
Фестиваль муниципаль районнар базасында уза һәм Казанда гала-концерт белән тәмамлана. Ел саен фестивальнең муниципаль турларында 200дән артык иҗат коллективы катнаша. Фестивальдә 15 меңнән артык кеше катнашты.