Татарстанда «Анатолия җиле» хәзерге заман төрек рәссамнары күргәзмәсен ачу кысаларында мәдәният министры И.Әюпова Казанда Төркия Республикасының генераль консулы Исмәт Эрикан һәм Төркия рәссамнары белән очрашты.
Мәдәни әңгәмәдә кунаклар башкала турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар, шәһәрнең матурлыгын һәм тарихи үзенчәдеген билгеләп үттеләр. Министр җылы яктан килгән рәссамнарга Казан каласын җәй айларында да күрергә тәкъдим итте. Очрашуда хәзерге заман сәнгатенең төрле аспектлары турында сүз барды һәм һәр рәссам үзенең иҗаты турында сөйли алды.
Очрашуда шулай ук милли сәнгатькә ярдәм күрсәтү турында да фикерләр яңгырады. Консул, глобальләшү белән бәйле образларга түгел, ә күп гасырлык тарихка нигезләнү, үз мәдәниятеңә таяну мөһим булуын билгеләп үтте.
«Без бүгенге көндә коточкыч вакыйгаларның шаһиты. Глобальләшү барышында милли сәнгатьнең асылы югала. Әгәр бу конкурентлы көрәштә оттырсак, бигрәк тә эстетикага килгәндә, без тәңгәллегебезне югалтачакбыз. Бүген Министрлык һәм һөнәри берләшмә үсеп килүче буынга эстетик-этник тәрбия бирүдә актив эшли. Символлар теле сакланырга тиеш. Шуңа без халыкара проектлар белән эшләүгә ачык» - дип өстәде мәдәният министры.
И.Әюпова Төркия вәкилләренә күргәзмә проекты өчен рәхмәтен белдерде, кунакларны киләсе елга планлаштырылган Халыкара мөселман кинофестиваленә чакырды һәм төрле проектларда хезмәттәшлек итүгә әзер булуын билгеләп үтте.
Белешмә
«Анатолия җиле» күргәзмәсе 21 октябрьдән «Эрмитаж-Казан» үзәгендә эшли башлый. Экспозициядә Төркиянең төрле жанрда иҗат итүче танылган рәссамнарының 44 хезмәте тәкдим ителә.