"Наше время-Безнең заман» фестиваленең беренче зональ этабында 300 катнашучы чыгыш ясады

2021 елның 9 октябре, шимбә

Әлмәттә «Наше время — Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗатының ачык республика телевизион фестиваленең зональ этабы гала – концерты узды.

Беренче сайлап алу турының ике көнендә компетентлы жюри «Бию юнәлеше», «Музыкаль юнәлеш», «Дан минуты» номинацияләрендә чыгышларны бәяләде. «Нефтьче» мәдәният сараенда Татарстанның 15 муниципаль районыннан 300 катнашучы үзенең осталыгын күрсәтте.

«Талантлы яшьләрне республиканың нефть башкаласында күрүемә шатмын. Шундый күләмле фестивальне оештыруда һәм үткәрүдә катнашучыларның барысына да, бигрәк тә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка иҗат һәм сәнгать өчен вакыт табучы яшьләргә үз осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирүе өчен рәхмәтемне белдерәсем килә", - дип мөрәҗәгать итте Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин.

Беренче ике номинациядә катнашучылар республиканың күпмилләтле халыклары телләрендә төрле җырлар һәм биюләр күрсәттеләр.

Чыгышларны жюри бәяләде. Алар арасында РФ атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты Резеда Галимова, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсе премиясе лауреаты, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дорога из города» бию театры студиясенең сәнгать җитәкчесе Лилия Баһаветдинова һәм башкалар бәяләде.

Алар шулай ук республика хәрәкәтендә катнашучылар өчен түгәрәк өстәл һәм мастер-класслар үткәрделәр.

Зональ тур нәтиҗәләре буенча гомумкомандалар арасында беренче урыннарны «Татэнерго» АҖ филиалы - Зәй ГРЭСы, Чистай үзәк район хастаханәсе, «Транснефть - Прикамье» АҖ командалары алды.

Икенче урынны Берләшкән металлургия компаниясенең Әлмәт шәһәрендәге филиалы «Выксун металлургия заводы» акционерлык җәмгыяте командасы яулады.

Катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыять булу сәбәпле, беренче зональ этап тамашачыларсыз узды.

Сайлап алу турлары шулай ук 15-16 октябрьдә Түбән Камада, 22-23 октябрьдә Казанда һәм 29-30 октябрьдә Яшел Үзәндә узачак.

Зональ этапларда үзләрен осталар дип күрсәткән команда һәм катнашучылар 12-13 ноябрьдә фестивальнең суперфиналында очрашачак. Ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узачак.

Җиңүчеләр 15 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак Гала-концертта билгеле булачак. Биредә Гран-прига лаек командага ТР Президентының традицион күчмә кубогы, шулай ук 500 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак. «Безнең заман геройлары» махсус призына ия булучыга 300 мең сум күләмендә акчалата премия биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International