Казанда Мәрҗани фонды «Бөек ефәк юлы әкиятләре» матбугат проектын тәкъдим итә

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Мәрҗани фонды 25 майда, Балаларны яклау көне алдыннан, 2012 ел Халыкара Мәскәү китап ярминкәсе балалар премиясе җиңүчесе булган «Бөек ефәк юлы әкиятләре» матбугат проектын тәкъдим итә.

Әлеге проект танылган рәссамнар тарафыннан ясалган иллюстрацияле халык әкиятләре китапларын һәм Чулпан Хамматова, Роза Хәйруллина, Сергей Гармаш, Сергей Шәкүров, Шамил Хамматов, Марат Бәшәров, Тимати, җырчы Алсу укыган әкиятләр яздырылган дисклардан тора.  Көйләрне Айдар Гайнуллин иҗат иткән. Гаҗәеп матур рәсемнәр белән бизәлгән барган әкият китаплары балаларга кызык булу өстенә, аларга әле тарих, география, гореф-гадәтләр, милли киемнәр, милли көйләр турында мәгълүмат та бирә. Әлеге сериядә татар халык әкияләре тупланган ике җыентык һәм алтай халык әкиятләре җыентыгы бар. Һәр китапка аудиоспектакльләр яздырылган 2 диск та бүләк итеп бирелә.

Тәкъдим итү кичәсенә килгән балаларны бик күп кызыклы сюрпризлар көтә.Алар Бөек ефәк юлы турында викторинада (җиңүчеләргә бүләкләр бирелә), Көнчыгыш китап сәнгате турында осталык дәресләрендә катнаша алачак һәм түбәтәй ясау серләрен беләчәкләр.

Әлеге чара Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен 2013 елның 25 маенда 11 сәгать 30 минутта Казан Кремленең «Хәзинә» Милли галереясендә, ә 15 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Балалар  үзәге катнашында «Кольцо» Сәүдә үзәгенең «Новый Книжный» кибетендә (Казан шәһәре, Петербургская ур., 1 йорт) узачак.

24 май көнне сәгать 12дә проект авторлары ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә матбугат конференциясе үткәрәчәкләр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International