Хөрмәтле журналистлар! Сезне Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе оештырган юбилей фестиваленә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашырга чакырабыз.
8 октябрь 15:00 сәгатьтә Казан консерваториясендә Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсе вәкилләре, әйдәп баручы музыка коллективлары җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл узачак.
Әңгәмә Татарстанда музыка сәнгате һәм мәгариф мәсьәләләренә багышланачак. Очрашуда Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе ректоры Александр Рыжинский катнашачак.
Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү һәм мәдәният идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова, Казан консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев, Россия Федерациясе композиторлар берлеге идарәсе рәисе Рәшит Кәлимуллин, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, Г.Тукай исемендәге Татар филармониясе директоры Кадим Нуруллин, ТР халык инструментлары дәүләт оркестры җитәкчесе һәм дирижер Анатолий Шутиков, «La Primavera» оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов, ТР ДКХ җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Тәминдарова, консерватория педагоглары – композиция кафедрасы мөдире Эльмир Низамов, музыка теориясе кафедрасы мөдире Александр Маклыгин, вокал сәнгате кафедрасы мөдире Зилә Сөнгатуллина һәм башкалар катнаша.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр:
Россиядә профессиональ (һөнәри) музыкаль белем бирү реформасы, аның нәтиҗәләре һәм перспективалары;
Дәүләт мәдәни сәясәтен тормышка ашыруда һәм профессиональ музыка сәнгатен үстерүдә Казан консерваториясенең роле;
Татарстанның музыкаль мирасын популярлаштыру өлкәсендә Казан консерваториясенең эшчәнлеге;
Композиторлык иҗатын үстерү һ. б.
Үткәкү вакыты: 8 октябрь 2021 ел, 15:00 сәгатьтә
Үткәрү урыны: Казан консерваториясенең Орган залы (Б. Красная урамы, 38)
Казан консерваториясе юбилеена багышланган тантаналы кичә 13 декабрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә узачак.
Белешмәләр алу өчен Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең матбугат үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк
Е-mail: pr@kazancons.ru