1 июньдә С. Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗда кичке сәгать 5 тә Сладкоский җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры Халыкара Балаларны яклау көненә багышланган хәйрия концерты бирәчәк.
Сладкоский чакыруы буенча Казанга актриса, “Тормыш бүләк ит” фондын гамәлгә куючыларның берсе Чулпан Хамматова килә. Ул “Йокыга талган гүзәл” әкиятен укыганда, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры Чайковскийның “Йокыга талган гүзәл” балетыннан музыка, шулай ук “Ромео һәм Джульетта” балетыннан увертюра-фантазия башкарачак.
Билетлар сатудан кергән акча Анжела Вавилова исемендәге Лейкемия белән авыру балаларга ярдәм итү буенча иҗтимагый хәйрия фондына Татарстан Республикасындагы беренче хоспис төзү өчен күчереләчәк.
Өстәмә мәгълүмат: (843) 236–72–72
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте