«Гаилә блоггингы» – Татарстан гаиләләре өчен программа, социаль челтәрләрдә үз блогларын алып барырга, танышырга һәм аудиториягә Татарстан халыклары мәдәнияте турында сөйләргә теләүчеләргә юнәтелгән.
Программада катнашучылар Instagram да Татарстан халыкларының гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, тарихы һәм этноспорты турында сөйләячәкләр. Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче теләсә нинди милләт вәкиле булган гаилә катнаша ала. Программа гаилә әгъзаларының санын чикләми.
Оештыручылар катнашучылар өчен Instagram да аккаунтны алып баруны өйрәтү буенча махсус укыту курсын әзерләделәр. Биремнәрне үтәү нәтиҗәләре буенча конкурста җиңүчеләр һәм номинантлар билгеләнәчәк.
Җиңүче Татарстан лидерлары, блогерлар һәм Казан шәһәре администрациясе вәкилләре белән түгәрәк өстәл кысаларында очрашу мөмкинлегенә ия булачак, шулай ук кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк. Номинантларга оештыру комитеты персональ гаилә фотосессиясе һәм проект партнерларыннан бүләкләр тапшырачак. Барлык катнашучылар да сертификатлар һәм призлар алачак.
Программаны Президент грантлары фонды ярдәме белән «Ишегалларда этноспорт» проектын оештыру комитеты һәм ТР «Мәдәният һәм диалог үзәге» оештыра.