26 майда рус халкының ел саен бәйрәм ителә торган “Каравон”ы уздырыла. Бәйрәмнең төп идеясе – рухи кыйммәтләрне тергезү, рус халкының борын-борыннан килгән тарихи традицияләргә таянып берләшүе, тамырлары мәҗүсилек чорына ук барып тоташкан Каравонның гасырлар дәвамында калыплашкан традицион нигезләрен һәм колоритын саклап калу.
130дан артык вокаль һәм фольклор коллективы бәйрәмдә катнашырга теләүләре турында белдерделәр. Алар арасында Россия Федерациясенең 5 төбәгеннән (Мәскәү шәһәре, Киров өлкәсе, Марий-Эл Республикасы, Чувашстан Республикасы, Новосибирск шәһәре) 7 коллектив, Татарстан Республикасының төрле районнарыннан 70тән артык коллектив, Казаннан 33 коллектив, Лаеш районыннан 20 коллектив бар. Моннан тыш, бәйрәмдә Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 230га якын декоратив-гамәли сәнгать остасы катнашуы көтелә.
Бәйрәмгә “Играй, гармонь” программасының фильм төшерү төркеме киләчәк. Проектның җитәкчесе – Анастасия Заволокина.
Бәйрәм традицион рәвештә кунакларны каршы алу һәм “Осталар шәһәрен” караудан башланып китәчәк.
“Каравон тарихы” музеенда быел яңартылган экспозиция тәкъдим ителәчәк.
Быел бәйрәм башламының төп идеясе борынгы йолаларны “Төрледән-төрле Каравон” дигән гомуми тема тирәсендә берләштереп тамаша рәвешендә күрсәтү булачак. Анда Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән, республика, Россия һәм халыкара дәрәҗәдә узган конкурсларда күп тапкыр җиңү яулаган иҗат коллективлары катнашачак.
Шул ук вакытта әле тагын кече өч мәйданчык эшләячәк. Һәр мәйданчыкта ниләр барганны Үзәк урамда урнаштырылган зур мультимедиа экраныннан күзәтергә мөмкин булачак.
Сәхнә, театр, уен, балалар, сәүдә мәйданчыклары, аттракционнар, җәйге кафелар эшләячәк.
Бәйрәм катнашучыларның һәм кунакларның йола әйлән-бәйләнен башкаруы белән тәмамланачак.
Автобуслар түбәндәге адреслар буенча:
Г. Камал театры янында, Кол Гали тукталышында (Р.Зорге урамы юнәлешендә, чиркәү каршында), Җиңү Проспектында (“Кояшлы шәһәр” юнәлешендә метро станциясе янындагы тукталышта), Ваһапов тукталышында, В.И. Ленин исем. Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта, Петров паркы тукталышында (Кызыл капка белән янәшә), Химиклар Мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта. Автобусларда “Каравон” дигән язмалар эленгән булачак.
Казаннан автобуслар иртәнге сәгать 8 дә китәчәк. Никольский авылыннан Казанга автобуслар кичке сәгать 4 тән йөри башлаячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте