Идел буе федераль округы төбәкләрендә балалар һәм яшьләр театр коллективларының «Театраль Идел буе» фестивале башлана. Анда балалар һәм һәвәскәр яшьләр театр коллективлары һәм студияләре катнаша ала, чара 2021 елның декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Округның иҗтимагый проекты Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән оештырылды. Проект яшьләрне илнең театр тормышында катнашырга җәлеп итүгә, шулай ук яшүсмерләр һәм балалар театр сәнгатен үстерүгә юнәтелгән.
Жюри җиңүчеләрне биш номинация буенча билгели: «Иң яхшы яшьләр спектакле», «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы актер» һәм «Иң яхшы актриса».
Иң яхшы спектакльләр фестивальнең округ этабына узачак. Фестиваль кысаларында шулай ук иң яхшы афиша һәм плакатка конкурс үткәрелә. Конкурс талантлы яшь дизайнерлар һәм рәссамнарны барлау, аларның потенциалын тормышка ашыруда ярдәм итүгә юнәлтелгән. Конкурска «Театраль Идел буе» фестивален популярлаштыручы афишалар, плакатлар һәм баннерлар тәкъдим ителәчәк.
Катнашучылар ике категориягә бүленә 6-17яшь һәм 18-30 яшьлекләр төркеме. Региональ этапларда җиңүчеләр 2022 елның гыйнвар-февраль айларында узачак округ этабына җибәрелә. Сезонның лидеры 2022 елның мартында финалда билгеләнәчәк.
Фестиваль турында тулырак мәгълүмат: Театральноеприволжье.рф сайтында урнаштырылган.