Бүген Татарстан Республикасы Яшьләр симфоник оркестрының Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры белән репитицияләре узды.
ТР Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский шундый оркестр оештыру турында Татарстанда беренче эшли башлаган көннәрендә үк әйткән иде. Узган ел әлеге тәкъдим белән ул Казан мәдәният идарәсенә мөрәҗәгать итте. Мэрия әлеге фикерне хуплап каршы алды. Оештыручылар алдына уен кораллары, концертта чыгыш ясау өчен костюмнар табу, транспорт белән тәэмин итү, репертуар сайлау, һәм иң мөһиме талантлы яшьләрне җәлеп итү кебек мәсьәләләр килеп басты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча яңа оркестрга Казан музыка мәктәпләреннән 61 кеше сайлап алынды. Яшь музыкантларга һәр көнне укытучылар дәрес бирә. Яшь коллективның сәнгать җитәкчесе – Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Лось.
Оркестрның беренче чыгышы 13 июльдә «Ак канәфер» дип аталган С. Рахманинов исемендәге III Халыкара фестивальнең ябылу тантанасында булачак. Алар Рахманиновның «Вокализ»ын һәм Яхинның «Оныта алмыйм» романсын башкарачак.
Рахманинов фестиваленнән тыш, балалар ТР Дәүләт симфоник оркестры белән берлектә 2014 елның 25 гыйнварында «Республика җәүһәрләре» проекты кысаларында концерт бирәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте