Кичә «Ильинка» мәдәни-күңел ачу комплексында 2013 елда Сабантуй үткәрү буенча оештыру комитетының Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин җитәкчелегендә беренче күчмә утырышы узды.
Сабан туе бәйрәме быел 15 июньдә үтәчәк. Бәйрәм 10 сәгатьтә «Ильинка» мәдәни-күңел ачу комплексы территориясендә башланып китәчәк.
Бәйрәм мәйданчыкларында, узган еллардагы кебек үк, Түбән Каманың авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар җитештергән продукцияләр күргәзмәсе оештырылачак, ә кечкенә балалар йорт хайваннары белән таныша алачак.
Шулай ук традицион ат чабышлары да узачак. Быелгы Сабан туенда мотоцикл йөртүчеләр чыгышы аеруча кызык булыр дип көтелә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте