Бүген 22 майда 19 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында төрек режиссеры куйган «Тиешле тәсбих түгел бу» картинасы күрсәтеләчәк. Фильмнан соң режиссер Фазыл Джошкун белән иҗади очрашу була.
Мәхмүт Фазыл Джошкун Лос-Анджелесның Калифорния кинематография, телевидение һәм мультимедиа университетын тәмамлаган. Тамашачыларга «Маяк», «Алия» фильмнары аша таныш. Аның «Ул тәсбих түгел» дип аталган беренче тулы метражлы фильмы кинофестивальләрдә иң яхшы режиссер эше номинациясендә премиягә, югары бүләкләргә лаек булган.
18 майдан 24 майга кадәр «Казанда төрек киносы көннәре» узуын тагын бер кат исегезгә төшереп китәбез.
Фестиваль программасында каралганча, Казан һәм башкала кунаклары игътибарына хәзерге заман фильмнары тәкъдим ителә: «Биш чор», «Куркыныч Моммо», «Мин «ноль» дип әйткәч», «Бал», «Әтием һәм улым», «Эшрефпашалда яшәүчеләр», «Акылдан язма», «Ак фәрештә». Аларның күпчелеге кинофестиваль конкурсларында җиңү яулаганын да билгеләп үтәргә кирәк.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне «Мир» кинотеатрында көтеп калабыз!
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте