Г. Кариев театры 34-нче сезонын ача

2021 елның 24 сентябре, җомга

28 нче сентябрь көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 34 нче театраль сезонын ача. Бу уңайдан театр кунакларына ике спектакль тәкъдим ителәчәк – «Бәхетле көнем» һәм «Ак чәчәкләр кебек...».

 Шулай ук, бу көнне программда:

10:00 сәгатьтә – Кариев театры белән пресс-иртә. Журналистларны Кариев театрының яңа сезонга планнары һәм проектлары турында фикер алышуга чакырабыз.

11:00 һәм 13:00 сәгатьләрдә – Яңа сезонның беренче премьерасы - «Бәхетле көнем» спектакле! Аның режиссеры – Екатерина Гороховская (Санкт-Петербург) – Казан тамашачысына 2020 елда куйган «Мио, минем Мио!» премьерасы буенча яхшы таныш. «Бәхетле көнем» спектаклендә вакыйгалар кече зал сәхнәсендә бара. Аны режиссер, рәссамнар, актерлар бергәләп иҗат итте. Спектакльне караган һәркем үз тормышында булган бәхетле көнне танып алачак. Балачактан күңелгә уелып калган тойгыларны сез дә хәтерлисездер: яңа гына чабылган печән исе, әнинең кул җылысы, көн дәвамында урамда уйнаганнан соң, чикерткәләр тавышы астында йоклап китүләр... Әни дә, әти дә, без дә өйдә һәм бар дөнья түгәрәк. Ә иртәгә яңа көн туачак, аннан соң тагын, тагын, тагын яңа көн килер. Алар барысы да – безнең бәхетле көннәребез...

         Бу көнне театр фойесын «Бәхетле көнем» спектаклен беренче булып караган нәни тамашачыларыбыз ясаган рәсемнәр бизәячәк. Спектакльдән соң яшь тамашачыларыбыз, шулай ук, алган тәэсирләрен кәгазьгә төшерә алачак.

18:30 сәгатьтә – «Ак чәчәкләр кебек...» спектакле. Әлеге спектакльнең пьеса авторы – Россия һәм Татарстанның атказанган табибы, Казан шәһәренең 7 нче клиник хастаханәсенең профессор И.Г.Салихов исемендәге шәһәр ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухина. Режиссёр – Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. Моннан 55 ел элек Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы дөнья күрә. Заманында укучылар тарафыннан аеруча җылы кабул ителгән әлеге роман табиб һөнәренә «һәйкәл» буларак билгеле. «Ак чәчәкләр кебек...» - Габдрахман Әпсәләмовның тууына 110 ел тулуга, табибә Гөлшаһидә – профессор Абдрахманова Рәйсә Шәрәфетдиновнаның - якты истәлегенә багышлана.

Кичке спектакль вакытында фойеда кунаклар өчен Г.Әпсәләмовка багышланган күргәзмә эшләячәк һәм шигъри аудиогазета яңгырап торачак.

Театрда күрешкәнгә кадәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International