А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәкне яңа директор җитәкләде

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк коллективын яңа директор - Галина Елистратова белән таныштырды.

Тәбрикләү сүзе белән Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская һәм Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре Департаменты милли сәясәтне гамәлгә ашыру Идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов чыгыш ясадылар. Алар яңа директорны котладылар һәм эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләделәр.

Яңа директор үз чиратында, җылы сүзләргә рәхмәтен белдерде һәм үзенә йөкләнгән өметләрне аклау өчен көч куячагына ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International