22 сентябрь Алабугада М.Җәлилгә багышланган график рәсемнәр бәйгесе уза

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында Россия Федерациясе Музей фондына кертү өчен Муса Җәлилгә багышланган график хезмәтләр бәйгесе уза. Рәссамнарның график хезмәтләре III Алабуга уникаль рәсем биенналында һәм IV Халыкара Алабуга экслибрис триенналында тәкъдим ителгән. Иң уникаль график хезмщтлщрне сайлап алу жюри әгъзаларына йөкләнгән.

Жюрида Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко, Киров шәһәреннән Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Сергей Горбачев, Казаннан Татарстан Республикасының халык рәссамы Михаил Кузнецов, Пенза шәһәреннән Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Мария Королькова, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залы мөдире Гөлнара Подноскова.

Алар 13 илдән килгән 57 катнашучының график хезмәтләренә бәя бирәчәк.

15 октябрьдә Хәзерге заман этносәнгать музеенда күргәзмәләрнең ачылышы һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International