«Милләт горурлыгы» - 2021 премиясен алуга гаризалар кабул итү дәвам итә

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

«Россия халыклары Ассамблеясы» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе, «Россия халыклары Ассамблеясы» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән «Милләт горурлыгы» -2021 Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуга һәм этномәдәни үсешенә шәхси өлеш керткән өчен II Бөтенроссия иҗтимагый премиясен алуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Мактаулы исемгә дәүләт милли сәясәте өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыручы гомумроссия, төбәкара, төбәк, җирле иҗтимагый берләшмәләр һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләре; туган тел укытучылары, тел активистлары, туган телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендәге проект авторлары; журналистлар һәм блогерлар; халык иҗаты осталары, Россия Федерациясенең иҗат коллективлары һәм иҗат берләшмәләре җитәкчеләре һәм катнашучылары дәгъва итә ала.

Премия җиде номинация буенча бирелә.

27 сентябрьгә кадәр дәгъва кылучыларга һәм кандидатны тәкъдим итүче оешмаларга оештыру комитетына материалларны premia@domnarodov.ru  электрон почтасына җибәрергә кирәк. Нигезләмә, номинация һәм яңалыклар белән премиянең рәсми сайтында танышырга мөмкин: gordostnation.ru    

11 октябрьгә кадәр Конкурс комиссиясе һәр 7 номинациядә өчәр лауреат сайлау турында карар кабул итәчәк. Эксперт комиссияләре составына милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә экспертлар, мәдәният, мәгариф, ММЧ вәкилләре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре керә.

Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узачак һәм Халыклар бердәмлеге Көненә багышланачак. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International