Россиянең атказанган, Тарстанның халык артисткасы Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориаль такта ачу

2021 елның 11 сентябре, шимбә

2021 елның 16 сентябрендә сәг.11.00 күренекле татар җырчысы, Россиянең атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллина хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы узачак. Мемориаль такта Казанның Татарстан урамында артист яшәгән 7 йортта урнаштырыла.

Мемориаль тактаны ачу тантанасына Татар филармониясе артистлары һәм ветераннары, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, шәһәрнең татар театрлары артистлары һәм җитәкчеләре, Татарстанның иҗат берлеге җитәкчеләре чакырылган. Мемориаль тактаның авторы - Казан рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәнил Вәлиуллин.

Вафирә Мөхәммәтдин кызы Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә Менделеев районының Камай авылында туа. Мәктәптән соң Алабуга мәдәни агарту училищесының китапханә бүлеген тәмамлый. Үзешчән сәнгатьтә катнашу, музыкага булган мәхәббәте һәм профессиональ җырчы булу теләге аны Казан музыка училищесына китерә. Уку йортын ул 1965 елда тәмамлый. Вафирә ханым 1967 елда Казан шәһәренең Халык иҗаты йорты концертмейстеры, аннары Түбән Кама шәһәренең хор капелласы хормейстеры булып хезмәт итә, ә 1974 елда халык җырларын башкаручыларның Бөтенсоюз конкурсында җиңүче була.

Вафирә ханым Гыйззәтуллина Казан дәүләт консерваториясеннән соң (1969-1974 еллар), М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры солисты булып эшли. 1975-1994 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әйдәп баручы солисты, 1997-2001 елларда «Татарстан» ДТРК эстрада оркестры солисты булып хезмәт итә.

Ул күпсанды татар композиторларының җырларын һәм романсларын беренче булып башкаручы, татар музыка культурасы классиклары Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Фәнил Әхмәтов, Исмәгыйль Шәмсетдинов, Әнвәр Бакиров һәм башкалар белән хезмәттәшлек итүчеләрнең берсе. Татарстанда җырчы булмаган бер генә авыл да юк. Татарстан һәм Казан хаклы рәвештә халык җырчысы белән горурлана ала.

В.М.Гыйззәтуллина бөтен Россия буйлап гастрольләрдә йөргәндә Татарстанның җыр сәнгатен пропагандалый; аның матур һәм көчле тавышы Германия, Финляндия, Австрия, АКШ, Польша, Төркия, Кубада яңгырый.

Кызганычка каршы, аның гомере 2001 елның 16 сентябрендә фаҗигале рәвештә өзелде. 2014 елда җырчы истәлеген мәңгеләштерү максатыннан Казан шәһәренең Вахитов районында урнашкан 26 нчы музыка мәктәбенә  В.М.Гыйззәтуллина исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International