Татарстан җитәкчелеге Татарстан халыклары Дуслыгы йортында булды

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Милләтләр эше буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов рәсми визит белән Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслыгы йортында булдылар.

Кунаклар Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Ирек Шәрипов озатуында Дуслык йортының икенче корпусын да карадылар,

Экскурсиядән соң Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Баринов конференц-залда Татарстан Республикасы милли берләшмәләре җитәкчеләре белән очраштылар, алар кунакларга милләтара өлкәдәге уңышлары һәм казанышлары турында сөйләделәр

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International