«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында XVII Казан Халыкара мөселман киносы фестивален ябу тантанасы үтте. Чарада азәрбайҗан режиссеры Элчин Мусаоглу җитәкчелегендәге жюри карарлары игълан ителде.
Төп приз-гран прины Казахстаннан иң яхшы тулы метражлы уен фильмы өчен режиссер Фәрхәт Шәриповның "18 килогерц" картинасы алды. Картина шулай ук операторлык эше өчен дә (Александр Плотников) бүләккә лаек булды.
Ферит Караханның "Абыйны саклаучы" дип исемләнгән мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләрнең тормышы турында сөйли торган Төркия фильмы ике бүләк алды - иң яхшы режиссура һәм иң яхшы ир-ат роле өчен бүләкләнде (Самет Йылдыз).
Шунысын да билгеләп үтик, Татарстаннан Илдар Ягъфәровның "Исәнмесез" тулы метражлы фильмы фестивальдә тамашачылар мәхәббәтен яулады, шулай ук "Киносәнгатьтә гуманизм өчен" - 500 мең сумлык ТР Президенты бүләген отты.
XVII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 5-10 сентябрьдә узды. Чарада катнашу өчен быел 45 илдән кинематографистлар тарафыннан гариза бирелгән иде.