Фестиваль «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында уздырыла.
Татарстанда яшәүче халыклар фестивале бер үк вакытта ике форматта: офлайн һәм онлайн - Татарстанның рәсми аккаунтларында уза:https://vk.com/nashtatarstan.
Төп сәхнәдә Татарстан халыклары иҗатын тәкъдим итүче артистлар һәм иҗади коллективлар концерты узачак, шулай ук, «ЭтРусски» этно-фолк төркеме (Самара шәһәре) «Шулдыр Жыт» ( Ижевск шәһәре), «Морденс» (Саранск шәһәре) коллективлары концерты да булачак.
Фестивальнең махсус кунаклары: Чуаш Республикасының атказанган артисты Алексей Московский һәм татар эстрадасының популяр артисты Илсөя Бәдретдинова.
Мәйдан территориясендә халык кәсепләре күргәзмәсе, «Этномаркет» күргәзмә-ярминкәсе, Татарстан Республикасының традицион конфессияләре мәйданчыклары оештырылачак.
Фестивальне Татарстан халыклары дуслыгы йорты һәм Ассамблеясе, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы, Казан шәһәре Башкарма комитеты оештыра.