К.Тинчурин исемендәге Х Халыкара хәзерге заман милли драматургия театр фестивале Казанда узачак

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

15-20 сентябрьдә Казанда узачак К.Тинчурин исемендәге чираттагы X Халыкара заманча милли драматургия театр фестивале быел Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган.

Кәрим Тинчурин исемендәге республика театр фестивале 1991 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы инициативасы белән оештырыла. 2014 елда Фестиваль Халыкара статусын ала. ТР Мәдәният министрлыгы, ТР театр әһелләре берлеге ярдәме белән үткәрелә.

Быел фестивальдә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры, Казан яшь тамашачы театры, М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры, “Әкият” татар дәүләт курчак театры, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар дәүләт драма театры, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры, Буа дәүләт драма театры, Түбән Новгородтан “MON” театр мәйданчыгы,“GRANART” иҗат остаханәсе катнаша.

 Кәрим Тинчурин исемендәге X Халыкара заманча милли драматургия театр фестиваленең үзенчәлеге заманның танылган драматурглары һәм театр тәнкыйтьчеләре белән тематик очрашулар.

Коллектив гастрольләрдә зур тәҗрибә туплаган. Ул Халыкара, Бөтенроссия, региональ фестивальләрдә һәм конкурсларда җиңүләр яулаган, шулай ук төрле мәдәни акцияләрдә һәм чараларда актив катнашкан иҗади коллективларның берсе.

Үзенең гастроль турын «Нохчо» ансамбле 11 сентябрьдә Мамадышта башлап җибәрә. 12 сентябрьдә Алабугада, ә икенче көнне – Лениногорск шәһәрендә дәвапм итәчәк. 14 сентябрьдә Чечен Республикасы ансамбленә Яр Чаллы халкы бәя бирәчәк. 15 сентябрьдә – Әлмәт, Яшел Үзәндә 16 сентябрь, Арчада - 17 сентябрь, Норлат районында 18 сентябрьдә, Чистайда 19 сентябрьдә чыгыш ясаячаклар. Татарстан башкаласына «Нохчо» ансамбле 20 сентябрьдә киләчәк, ә 21 сентябрьдә Бөгелмәдә тур тәмамланачак.

Коллективның гастрольләре «Без - Россия» федераль программасы кысаларында РФ Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планына нигезләнеп оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International