11 сентябрьдә “Әкият” Татар Дәүләт курчак театрында 88нче театр сезонын ачу тантанасы узачак. Сезонны театр репертуарындагы иң яхшылардан саналган “Маугли” һәм татар телендә “Кәтүкнең сихри төшләре” спектакльләрен күрсәтүдән башлыйлар.
Сезонны ачу тантана программасында балаларның яраткан әкият персонажлары образында артистлар катнашында театральләштерелгән тамаша, тамашачылар өчен биюләр, кызыклы конкурслар һәм викториналар узачак.
Яңа сезонда тамашачыларны җиде Премьера көтә. Алар арасында: «Алисаның тылсым иле», «Барон Мюнхгаузен маҗаралары», Н.Исәнбәт әсәре буенча «Мырау батыр» һ.б. спектакльләр бар. III «Әкият-lab» курчак лабораториясен үткәрү планлаштырыла.
Курчак театры Белгородта “Белгородская забава” фестивалендә һәм Чәбаксарда узачак “Карусель сказок” Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашырга ниятли.
Быел ноябрь аенда Хабаровск курчак театры белән алмаш гастрольләр оештыру планлаштырыла. Шулай ук, Казанга Кемерово шәһәреннән "Аркадий Гайдар исемендәге Кузбасс курчак театры" гастрольләр белән килүе көтелә.