25 август 12:00 сәгатьтә Казан Кремленең Спас манарасы янында Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган Хәтер көне үтәчәк.
Чарада бөек шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, Татарстан язучылар берлеге, иҗат интеллигенциясе вәкилләре катнашуы көтелә.
25 август 10.00 сәгатьтә Муса Җәлил музеенда «Кадерле минутлар, бәхетле сәгатьләр» дип исемләнгән очрашу узачак. 1 май мәйданында М.Җәлил һәйкәле янында, чара башланганчы, узган елларның кайтавазы булган аудиогазета яңгыраячак.
11 җәлилче - Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Тариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Әтнашев һәм Галиянур Бохараева (Сәлимә Бохараева) истәлегенә Казан Кремленең Спас манарасы сәгате 11 тапкыр чаң кагачак.
Быел бөек шагыйрь һәм җәлилчеләр хәтере көненә “Калеб” яшьләр иҗат берләшмәсе “Муса Моабит” музыкаль-әдәби композициясен тәкъдим итәчәк.
Истәлекле чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шагыйрь, публицист, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты - Зиннур Мансуров, бөек шагыйрьнең кызы Чулпан Муса кызы чыгыш ясаячак.
Чара Г.Кәриев исемендәге театр артисты Муса Камалов башкаруында шагыйрьнең батырлыгы һәм иҗаты гимны булган “Җырларым” җыры һәм һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы белән тәмамланачак.