Казанда мөселман киносы фестивале 50 фильм тәкъдим итәчәк

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Агымдагы елның 5-10 сентябрендә XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак.

 

Оештыру комитеты дөньяның 45 иленнән 584 гариза кабул иткән.

 

Сайлап алу комиссиясе 50 фильм сайлап алган.

Фестивальдә Россия, Франция, Испания, Кытай, Бельгия, Япония, Катар, Болгария, Алжир, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм башка ил фильмнары күрсәтеләчәк.

 

Традиция буенча Иран һәм Төркия, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстаннан байтак әсәрләр җибәрелгән.

Фестиваль шорт-листына кергән ленталарның тулы исемлеге белән сылтамада танышырга була:

  •  

 

Бәя бирүдә һәм җиңүчеләрне билгеләүдә Эльчин Мусаоглу (жюри рәисе, Әзәрбәйҗан), Жер Аммади (Марокко), Фаджр Якуб (Швеция), Алмохаммад Калхом (Сирия), Бахыт Каирбеков (Казахстан), Валерия Байкеева (Россия), Камал Сваруп (Һиндстан), Саед Неджати (Иран), Селим Байрактар (Төркия), Ашраф Дали (Мисыр) катнашачак.

 

Фестивальне ачу тантанасында (Казан Ратушасында) һәм ябу чарасында ("Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында) традиция буенча кызыл келәм юлы буйлап танылган артистлар узачак. Фестивальдә катнашучы фильмнар «Родина» һәм «Мир» кинотеатрларында күрсәтеләчәк.

Шулай ук кинофестиваль программасында эшлекле очрашулар, мастер-класс, панель дискуссияләр, кинофестиваль партнерлары өчен инвестицион-презентация мәйданчыгы һәм башка чаралар оештырылачак. Өстәмә программа Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты мәйданчыгында узачак. Беренче тапкыр быел региональ кинобазары да оештырыла. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International