16 августта күренекле татар композиторы, пианист һәм педагог, СССРның һәм РСФСРның Халык артисты, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Р.Яхинның тууына 100 ел тула.
Рөстәм Яхин - Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы. Ул 400 дән артык җыр һәм романс язган.
Рөстәм Яхин 1921 елның 16 августында Казанда туган.
13 яшендә музыка белән мавыга башлаган. 1 нче номерлы Казан балалар музыка мәктәбен тәмамлаган. 1937 елда Мәскәүгә киткән, анда Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка училищесында пианист булырга укыган. Аннары Казанга кайткан, анда Татар радиокомитеты концертмейстеры - пианист булып эшләгән.
1942 елда Кызыл Армия сафларына алынган.
1942-1945 сугыш елларында зенит-артиллерия дивизиясендә, ә аннары Мәскәү фронтының җыр һәм бию ансамблендә пианист булып хезмәт иткән.
1950 елда Мәскәү консерваториясен тәмамлаган. Казанга кайтач 1950-1952 елларда Казан консерваториясендә укыткан.
1948 елдан СССР Композиторлар берлеге әгъзасы РСФСР, ТатАССР Композиторлар берлеге идарәсе әгъзасы итеп сайланган.
1993 елның 23 ноябрендә вафат булган. Казанның Яңа Татар бистәсендәге татар зиратында җирләнгән.
12:00 сәгатьтә Яңа Татар бистәсендә урнашкан татар зиратында бөек композитор каберенә чәчәкләр салыначак.