Ләлә Кузнецова (Халитова) 1946 елның 4 августында Урал (Казахстан) шәһәрендә туа, шунда ук урта мәктәпне тәмамлый һәм 1966 елда Казан авиация институтына укырга керә. Институтны тәмамлаганнан соң 1972 елда фәнни-тикшеренү институтында авиация инженеры булып эшли. 1970 елларда иренең фаҗигале үлеменнән соң, ул фотога төшерү белән шөгыльләнә башлый.
Ләлә Кузнецова төрле илдә күргәзмәләр оештыра, ләкин үзенең туган ягын беркайчан да онытмый һәм горурланып үзенең Казаннан, Татарстаннан булуын ассызыклый. Ул үзенең иҗат юлын 1977 елда «Тасма» Казан фототөркеме әгъзасы буларак башлый, 1987 елдан Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, ә 1994 елда Россия фоторәссамнар берлеге әгъзасы була.
1978 елда Ләлә Кузнецова ТАССР сынлы сәнгать музеенда фотограф булып эшли, ә 1979-1980 елларда - Литва Фоторәссамнар берлегендә хезмәт итә. 1980-1982 елларда «Вечерняя Казань» газетасы, «Ялкын» һәм «Сөембикә» журналларында репортер булып эшли. Л. Кузнецова республика мода йортында беренче фотограф буларак таныла. Казанның Г.Камал, курчак театры, яшь тамашачылар театры иҗат коллективларының портрет галереяларын булдыра.
1979 елдан 1988 елга кадәр Ләлә Кузнецова - Вильнюс, Прага, Париж, Таллин, Лондон, Хельсинки, Стокгольмда узган "Заманча совет фотосы" күргәзмәләрендә берничә тапкыр катнаша. 1980 елда Европа фотобиенналында Париж шәһәренең "Фотосәнгатьтә гуманизм өчен" Гран-при бүләген ала. Аның беренче шәхси күргәзмәсе 1989 елда Вильнюста Литва фоторәссамнар берлегенең күргәзмә залында уза. Советлар Союзы таркалганнан соң, 1992 елга кадәр Ләлә Кузнецованың "Заманча совет фотосурәте" күргәзмәләре кысаларындагы әсәрләре Вашингтонда һәм Амстердамда күрсәтелә.
1990 нчы елларда аның фотосурәтләрен Франция, Германия, АКШ, Нидерланд, Португалиядәге фотофестивальләрдә һәм күргәзмәләрдә күрергә мөмкин иде. 1997 елда Нью-Йоркта аңа дөнья фотосәнгатенә өлеш керткән өчен Leica (Mother Jones Leica Medal of Excellence) медале тапшырыла. 2000 елларда аның шәхси күргәзмәләре Россиянең төрле шәһәрләрендә уза. Ләлә Кузнецованың китаплары “Thames and Hundon”, “Aperture” һәм башка танылган чит ил нәшриятлары тарафыннан басылып чыкты. Россиядә аның "Юл" китабы "Treemedia" нәшриятында нәшер ителде.