Татарстанның Милли музеенда татар күн мозаикасы серләрен ачалар

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

 

«Татар бизәкле күн: һөнәр, традиция, сәнгать» күргәзмәсе кысаларында әлеге теманы тирәнрәк ачкан төрле чаралар тәкъдим ителәчәк. Кунаклар Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укытучысы алып барган мастер-класста катнашып, күн кәсепчелеге турында лекция тыңлый алачак.

Мастер-класслар пәнҗешәмбе 12 август 16.00 сәгатьтә, 26 августта 14.00 сәгатьтә һәм якшәмбе көннәрендә - 8, 15 һәм 29 августта 12.00 сәгатьтә башлана. Остаханәләр күн мозаикасы күргәзмәсе территориясендә узачак. Мастер-классларны Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укытучысы Екатерина Куратова алып барачак, мастер-класста 10 кеше катнаша ала, шуңа күрә алдан язылырга кирәк булачак.

Татар күн мозаикасы серләре белән танышу күннән бизәкләр кисүнең төп алымнарын күрсәтүдән башланачак. Киләсе этапта бизәкләрне тоташтыруда кулланыла торган гади инструментлар белән таныштырачаклар. Укытучы танылган Казан җөе нигезләрен күрсәтәчәк һәм шул ук вакытта кисәкләр тоташкан урынны бер үк вакытта бизәкләп бару серләре белән дә уртаклашачак. Сез Казан җөе төрләрен һәм күн тегүдә нинди җепләр кулланылуын, татар күн мозаикасын булдыруда нинди тылсымлы бизәкләр барлыкка килүен күрерсез!

«Татар бизәкле күн: гасырлар мирасы һәм заманча милли бренд» темасына лекцияне 12 август 14.00 сәгатьтә тыңларга була, аны Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры урынбасары Лилия Саттарова уыкй.

Мастер-класска һәм лекциягә музейга керү билеты белән керергә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон (843) 590-00-50.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International