Осталар ишегалды Алабугада XIV Бөтенроссия Спас ярминкәсенең төп вакыйгасы булачак

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

6, 7, 8 август "Алабуганың мәдәни мирасын саклау" коммерцияле булмаган автономияле оешмасы һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы "Мәдәният" милли проекты кысаларында грант акчаларына "Алабуга шәһәренең масштаблы ишегалды" проектын тормышка ашыра ("Иҗади кешеләр" федераль проекты). Осталар ишегалды XIV Бөтенроссия Спас ярминкәсенең төп вакыйгасы булачак.

Ярминкәнең төп максаты - халык һөнәрчелеген һәм декоратив-гамәли сәнгатьне популярлаштыру. Бәйрәмдә Россиянең 20 шәһәреннән традицион һәм авторлык техникасын кулланучы осталар катнашачак. Алар үзләренең остаханәләрен һәм эшләнмәләр күргәзмәсен Ленин мәйданында күрсәтәчәкләр.

Өч көн дәвамында проектта катнашучылар декоратив-гамәли сәнгатьнең 20 төре буенча бушлай 270 мастер-класс уздырачак: агачтан түгәрәкләр үрү, агачка уеп бизәк төшерү, каен, керамика, агачка һәм тукымага бизәкләр төшерү, кою, туку, халык курчакларын тегү, балчыктан уенчык ясау һ.б. булачак.

Килүчеләр иҗат атмосферасына чумып, осталар белән аралашып, Россиянең төрле кәсепләре тарихы, төрле материалларның үзенчәлекләре белән таныша алачак. Шул ук вакытта декоратив-гамәли  сәнгать осталары өчен проект һөнәри диалог һәм тәҗрибә алмашу мәйданчыгы да булачак.

Элемтәгә керү өчен тел.: Евгения Поликарпова 8(906)333-38-99.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International