Татарстан балаларын һәм яшьләрне урам мультфильмнары фестивалендә катнашырга чакыралар

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

4 яшьтән  алып 18 яшькә кадәрге  иҗади яшьләрне урам мультфильмнары фестивалендә катнашырга чакырабыз: 

www.cartoonfest.mobi

Бу анимация конкурсында син үзеңнең Простоквашино мультфильмын булдыра һәм бөтен илгә күрсәтә аласың! Синең мультфильмыңны анимациянең чын белгечләре - режиссерлар һәм "Союзмультфильм" Киностудиясе рәссамнары, ВГИКның мультимедиа һәм анимация факультеты укытучыларыннан торган жюри бәя бирәчәк. Ә яңа башлаучылар өчен балалар анимациясе белгече Наталья Косухина онлайн-остаханә үткәрәчәк.

Конкурска 2020 елдан да иртәрәк һәм чыганакларда 2021 елның 27 маена кадәр бастырылган эшләрне тапшырырга мөмкин. Катнашучыларга мондый эшләрне шәхси битләрдә Вконтакте, Instagram яки Facebook социаль челтәрләрендәге ата-аналар яки педагоглар аккаунтларында, исемеңне, яшеңне, илеңне һәм шәһәреңне күрсәтеп, шулай ук #ФУМ хештегларын куеп җибәрергә кирәк. Гариза бирүнең тагын бер ысулы бар - фестиваль сайты аша җибәрү мөмкин.

31 октябрь көнне жюри  бәйгегә йомгак ясый.

Фестивальдә җиңүчеләргә электрон дипломнар, "Союзмультфильм" Киностудиясеннән 5 дәреслек анимация курслары, Россиядәге Movavi ширкәтеннән стационар компьютерлар өчен фильтрлар һәм хәрәкәт эффектлары кулланып теләсә нинди форматтагы оригиналь сюжетлар урнаштыру һәм монтажлау өчен видео- һәм фоторедакторлар, "АСТ" нәшриятыннан китаплар тапшырылачак. Ә детектив анимацияләрнең иң яхшы авторларын китап бренды вәкиле махсус призлар белән бүләкләячәк.

Катнашу кагыйдәләре белән www.cartoonfest.mobi проекты сайтында танышырга була.http://www.cartoonfest.mob

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International