Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы “Туган йорт җылысы” темасына яшь рәссамнарның IV Халыкара иҗади лабораториясен уздыра

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм А.Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академиясе ярдәме белән оештырыла.

Иҗат лабораториясендә А.Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академиясе, Кама сәнгать һәм дизайн институты, Удмурт дәүләт университеты, Д. Хворостовский исемендәге Себер дәүләт сәнгать институты, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары һәм аспирантлары катнашачак.

Проектта беренче тапкыр Төркиянең Истанбул университеты (Гелисим), С.Демирел исемендәге Университет, Сельчук университеты һәм Эдитепе университеты вәкилләре катнашачак.

10 көн дәвамында 15 яшь рәссам бирелгән тематикага  әсәрләр иҗат итәчәк, кайнар эмаль  һәм конгрев техникасы буенча  мастер-классларда катнашачак, коллектив  арт-объект булдырачак, шулай ук  Алабуга һәм Казан музейларына барачаклар.

Лабораториянең нәтиҗәсе буларак катнашучыларның эш күргәзмәсе оештырылачак, аны ачу тантанасы 9 августта хәзер заман этносәнгать музеенда узачак. Проект кысаларында иҗат ителгән графика һәм сәнгать әсәрләре, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре Россия Музей фондына кертү һәм алга таба төрле күргәзмә мәйданчыкларына кую өчен Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондларына тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International