«Яшәү рәвеше - Мәдәни код» фестивале халык иҗатының традицияләрен һәм инновацияләрен күрсәтте

2021 елның 24 июле, шимбә

Казанда I Этно-fashion халык иҗаты һәм "Мәдәни код" декоратив-гамәли сәнгать фестивале  иҗат кешеләрен җыйды. Фестиваль  Россия Федерациясе сәнәгать  һәм сәүдә министрлыгы һәм  Татарстан Республикасы мәдәният  министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Чара 23 июль көнне башланып китте.

Фестиваль вакыйгалары арасында «Традиция һәм инновацияләр» уникаль экспозициясе дә бар, ул Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы инициативасы белән оештырылган һәм Татарстан Республикасының хәзерге заман сәнгать галереясендә урнашкан.

Экспозициядә катнашучыларның исемлеге белән РФ кәсепчелеге (Промыслы РФ) сайтында танышырга мөмкин.

Фестиваль белем бирү мастер-классларын, панель дискуссияләрне, дизайнер күргәзмәләрен һәм public talk үз эченә алган.

«Креатив индустрияләр һәм дәүләти-хосусый партнерлыкны үстерүнең яңа механизмы буларак, традицион көнкүреш коды» дип исемләнгән түгәрәк өстәл эшендә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының социаль әһәмияткә ия тауарлар сәнәгатен үстерү Департаменты директорының урынбасары Лилия Нургатина катнашты.

Россия халкының традицияләре һәм сәнгати компетенцияләренең күптөрлелеге туризм, мода, дизайн, бизнес һәм башка бик күп өлкәләрне камилләштерү өчен нигез формалаштыра. Үзенчәлекнең һәм уникаль традицияләрнең һәрвакыт җирле халыкка бәйле булуын исәпкә алып, төбәкләргә бу өлкәдә проектларын башлап җибәрүдә хәлиткеч роль бирелә.

«Традиция һәм инновацияләр» күргәзмәсе белән 2021елның 27 июленә кадәр хәзер заман сәнгать галереясендә түбәндәге адрес буенча танышырга була: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 57 йорт, аннан соң ул Түбән Новгородка юл тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International